В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы приютта яшәүче этләр белән теләсә кайсы вакытта таныша һәм үзенә яңа дус сайлап ала ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда узган ел шәһәр халкы ярдәме белән «Зооцентр» приютыннан 406 эт гаиләле булган. Бер этне казанлылар Яңа ел бәйрәмнәрендә алып китте, дип сөйләде«Зооцентр» директоры Рөстәм Нуруллин.
«38 эт «Лапа дружбы» хәйрия акцияләрендә яңа хуҗалар тапты, алар узган ел дәвамында шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелде, – дип өстәде Р.Нуруллин. – Без бу акцияләрне үткәрүне дәвам итәргә телибез, киләселәре язга планлаштырылган".
Бүгенге көндә приютта 290 эт яши, алар хуҗа көтә. Шәһәр халкы приютта яшәүчеләр белән аралаша, узган ел төзекләндерелгән махсус мәйданчыкта йөри һәм үзләренә ошаган йорт хайванын сайлап ала ала.
2021 ел ахырында «Зооцентр» территориясендә «балалар бакчасы» дип аталган көчекләр өчен яңа корпус кулланышка кертелде. Ачылганнан бирле анда якынча 30 көчек урнашкан. Хәзер аларның күбесе үсеп җиткән һәм аларны урамдагы җылы вольерларга күчергәннәр, икенчеләрен өйләренә алып кайтып киткәннәр. Хәзерге вакытта корпуста ике көчек яши, дип хәбәр итте Р.Нуруллин.