В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия акциясендә 218 донор катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 4 һәм 5 февральдә Республика кан үзәгендә паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча хәйрия акциясе узды. Анда 2018 донор катнашты.
Бөтендөнья яман шеш турында белемнәр көненә туры китерелгән паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча хәйрия акциясе Татарстан башкаласында ТР ССМ Республика кан үзәге белән бергә "Мы вместе - Без бергә" волонтерлар оешмасы инициативасы буенча икенче тапкыр узды.
Акция нәтиҗәләре буенча Казан донорлары 98 литр кан тапшырдылар, дип хәбәр итә "Игелекле Казан" АКБО.