В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясады
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Казаннан Нәҗип Миникаев һәм Руслан Фәйзрахманов кергән брейкинг буенча РФ җыелма командасы Kaohsiung respect Culture Breaking International Championships халыкара брейкинг фестивалендә өченче урынны яулады. Ярышлар Кытайда узды.
Фестиваль 3-10 нчы сентябрьдә узды һәм шулай ук күнегүләр җыеннарын да үз эченә алды. Безнең илне FDSARR TEAM командасы тәкъдим итте. Чемпионат 4х4 форматында узды.
Элегрәк Нәҗип Миникаев җыелма команда составында Кытайда узган Highfest фестивалендә җиңүче булды. Ул Европа чемпионы титулына ия, берничә тапкыр Россия беренчелеген яулаган.