Күпфункцияле үзәкләр офислары эшне бүгенге көннән башлап җибәрде һәм килүчеләрне алдан язылу буенча кабул итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Казанлылар яңадан КФҮ аша күчемсез милекне теркәүгә документлар бирә ала. Күпфункцияле үзәкләр офислары бүгенге көннән башлап үз эшен яңадан башлап җибәрде һәм килүчеләрне алдан язылу буенча кабул итә.
Казанлылар хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә басуга, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрынан белешмәләр алуга документлар тапшыра, шулай ук өстәмә документлар җиткерә ала. Татарстан буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсендә, дистанцион килешүләр үткәрү өчен, милекче тиешле язманы Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү өчен гариза биреп, үз ризалыгын белдерергә тиеш, дип искәртәләр. Моның өчен КФҮ аша кәгазь гариза бирергә кирәк. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында махсус билге булмау сәбәпле электрон килешүләрне тыю теләсә нинди электрон документларны автомат рәвештә кире кагу мөмкинлеген бирә, хәтта документларны күчемсез милек хуҗасының ышанычлы заты бирсә дә.
Шул ук вакытта, әгәр документлар Федераль кадастр палатасы тарафыннан бирелгән электрон имза белән таныкланган булса, әгәр дә килешү нотариуслар һәм хакимият органнары катнашында үткәрелсә; әгәр документларның электрон пакетын кредит оешмасы бирсә, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында электрон рәвештә күчемсез милек белән килешүләр үткәрү өчен махсус билге таләп ителми.
Татарстан халкы күпфункцияле үзәккә түбәндәге телефон буенча языла ала: +7(843)222-06-20 яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталында электрон чиратка басарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе үзизоляция режимы шартларында эшчәнлеген туктатмый һәм штат режимында эшләвен дәвам итә. Идарә хезмәткәрләре күчемсез милек белән килешүләр башкару өчен, законнарда каралган барлык срокларны үтәп, тулы күләмдә теркәү гамәлләрен тормышка ашыра. Әмма республика халкын мөмкин булганча дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга чакыралар. Ведомствоның барлык төп хезмәтләре һәм сервислары Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында ачык.
Моннан тыш, казанлылар кайнар линия телефоны буенча күчемсез милеккә дәүләт теркәвен туктатып тору мәсьәләләре буенча киңәшләшә алалар.