В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйгедә катнашу өчен 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән узган ир-атлар чакырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь). 26 сентябрьдә Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган машина йөртү осталыгы бәйгесе узачак. Ярышлар Россия ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе комплексы территориясендә үтә.
Бәйгедә шәһәрнең 55 яшьтән узган хатын-кызлары һәм 60 яшьтән узган ир-атлары катнаша ала. 5-333- 841, 5-333-842 номерлары аркылы тулырак мәгълүмат белән танышырга һәм катнашу өчен гариза бирергә мөмкин, дип хәбәр итә Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге.