Эш эзләүчеләр шәһәр районнарының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә чакырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). Апрельдә Казанда 8 вакансияләр ярминкәсе үтә, шул исәптән берсе – шәһәр күләмендә. Шәһәр районнарының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эш эзләүчеләр эшкә урнашу, эш буенча белем алу һәм күтәрү сораулары буенча консультация ала, шулай ук ачык вакансияләр турында белә ала.
4 апрельдә Эш бирүче көне Авиатөзелеш районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә оештырыла, 18 апрельдә – Мәскәү һәм Идел буе районнарының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә. Вакансияләр ярминкәсе 12 апрельдә Киров районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үтәчәк, ә 18 апрельдә – Яңа Савин районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә. Мини-вакансияләр ярминкәсе 17 апрельдә Совет районы буенча Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында һәм 18 апрельдә Вахитов районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә планлаштырылган. Шәһәр күләмендә вакансияләр ярминкәсенең узу вакыты соңрак билгеле булачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.
Билгеләп үтәргә кирәк, Эш бирүче көнендә бер-ике предприятие вәкилләре катнаша, мини-вакансияләр ярминкәсендә дүрткә кадәр эш бирүче чакырыла. Вакансияләр ярминкәсе – масштаблы вакыйга, кайвакыт ул күчмә характерда үткәрелергә мөмкин.