Инглиз язучысы Дж.К.Роулингның танылган романының 2-нче һәм 3-нче өлешләренең тәрҗемәсе 5 августта “Черек күлдә” тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). “Гарри Поттерның” татар теленә тәрҗемәсе 5 августта Казанда тәкъдим ителәчәк. Бу көнне “Черек күл” паркында заманча татар мәдәнияты фестивале “Печән базары” үтәчәк. Чара VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында узачак. Форум 1 августтан 5 августка кадәр үтә, анда 26 илдән һәм Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 1000 делегат катнаша.
Фестиваль барышында инглиз язучысы Дж.К.Роулингның танылган романының 2-нче һәм 3-нче өлешләренең татарчага тәрҗемәсе укылачак.
Искәртергә кирәк, “Печән базары” вакытында парк территориясендә балалар өчен, фәнни һәм бию мәйданчыклары эшләячәк; Казан халыгы тарихы турында тематик экскурсияләр,татар халкы тормышы һәм көнкүреше турында лекторийла, кулинар мастер-класслар һ.б үтәчәк.
Кунакларга татар милли киемнәрендә яисә аның элементлары белән килергә тәкъдим ителә. Мәдәни чара 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр үтә, керү – түләүсез.