Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2019, 11:27

Казанлылар теннис уйнаячаклар һәм балаларга ярдәм итәчәкләр

Барлык теләүчеләрне дә җыелма һәм корпоратив командалар арасында өстәл теннисы буенча хәйрия турнирына чакыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). 2 март көнне Казанның "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге" спорт комплексында җыелма һәм корпоратив командалар арасында өстәл теннисы буенча хәйрия турниры узачак.

Катнашучыларның уйнау һәм катлаулы авырулар белән авыручы балаларга ярдәм итү өчен менә дигән форсат булачак. Барлык җыелган акчалар "Альпари" хәйрия фонды карамагындагы терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен махсус велосипед сатып алуга юнәлдереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, хәйрия турниры инде өченче ел рәттән үткәрелә һәм һәрвакытта да күп санда катнашучыларны һәм җанатарларны җәлеп итә. Узган ел 25 команда ярдәме белән 125 мең сум акча җыелган, аларга дүрт бала өчен өч тәгәрмәчле махсус велосипедлар алынган. Әлеге бүләкләр ярдәмендә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар шәһәрнең спорт тормышында катнаша алдылар һәм махсус балалар өчен велоузышта катнаштылар.

Катнашу өчен гаризаны charity@alpari.org электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Барлык яңалыклар