В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бозга һәвәскәрләр командалары чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). 22-нче февральдә Казанның «Ракета» стадионында һәвәскәр командалар арасында киез итекләр киеп хоккей уйнау буенча матч узачак. Уен Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.
Бозга 10-ар кешедән торган ике команда чыгачак, алар арасында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, ветераннар һәм «Динамо-Казан» хоккей клубының гамәлдәге уенчылары да бар.
Уен туплы хоккей кагыйдәләре буенча узачак: ул 15 минут дәвам иткән ике таймнан торачак. Җиңүче-команда күчмә Кубокка ия булачак, барлык катнашучылар истәлекле сувенирлар алачак. Матч 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Динамо-Казан» хоккей клубы матбугат хезмәте.
Катнашу өчен гаризалар 18-нче февральгә кадәр телефон аша кабул ителә: +7(843) 230-00-06, шулай ук электрон почта буенча: dinamo.press@yandex.ru.