Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2020, 15:52

65 яшьтән өлкәнрәк казанлылар поездда баруны дистанцион рәвештә кичектерә ала

Файдаланылмаган юл документларын өстәмә түләү кертмичә кайтарырга мөмкин булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). 65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар поездларга билет кассаларында рәсмиләштерелгән, кулланылмаган юл документларын дистанцион рәвештә кайтара ала. Моның өчен «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенә +7(800)775-00-00 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә һәм сәфәрне гамәлдән чыгарырга теләүләре турында белдерергә кирәк. Бу өлкән яшьтәге гражданнарга коронавирус инфекциясен тарату чорында өйдән чыгарга киңәш ителмәве белән бәйле.

Пассажир мөрәҗәгать иткәннән соң оператор аның мәгълүматларын һәм реквизитларын теркәячәк. Шулай ук оператор пассажир белән сату пунктын килештерергә тиеш, анда ул ярты ел дәвамында, юл йөрү документының оригиналы булганда, чикләүләр бетерелгәннән соң акчаларын кайтара алачак.

Кичектерелгән поездларга файдаланылмаган юл документларын өстәмә җыемнар кертмичә кайтарырга мөмкин булачак. Башка очракларда кире кайту шартлары белән сайтта танышырга була.

Пассажирлар электрон билетларны үзләре рәсмиләштергән веб-ресурслар ярдәмендә тапшырырга мөмкин, дип искә төшерә Горький тимер юлы «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы матбугат хезмәте. Шулай ук файдаланылмаган юл документын 65 яшьтән өлкәнрәк пассажир урынына билет кассасына аның якыннары язма ышанычнамә нигезендә кире кайтарырга мөмкин.

Файдаланылмаган транспорт документлары өчен акчаларны кире кайтару тәртибе һәм поездлар хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны тәүлек әйләнәсе эшли торган телефон: +7(800)775-00-00 (Россиядән шалтыратулар өчен), шулай ук +7(499)605-20-00 (чит илләр территориясеннән шалтыратулар өчен) аша алырга мөмкин.

Барлык яңалыклар