Татарстанда «Иң яхшы мәктәп директоры-2019» республика конкурсы тәмамланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Татарстанда «Иң яхшы мәктәп директоры-2019» республика конкурсы тәмамланды. Конкурста Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 36 мәктәп директоры катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар арасында Казан мәгариф учреждениеләре директорлары да бар иде.
Катнашучылар арасында 1,5 меңнән артык укучы белем ала торган мәктәп җитәкчеләре дә, мәктәпләрендә нибары 30 бала гына укый торган учреждение җитәкчеләре дә бар иде.
Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцына, Казанның Яңа Савин районындагы 179-нчы номерлы гимназиясе директоры Эльвира Наумова һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләреннән җитәкчеләр җиңүче дип табылды.
КФУ IT-лицее директоры Тимербулат Сәмәрханов, Казан шәһәре Мәскәү районының 75-нче номерлы гимназиясе җитәкчесе Лариса Помыкалова, Вахитов районының 131-нче номерлы лицей директоры Әлфия Хәбибуллина һәм башкалар конкурсның призерлары итеп сайланды.
Конкурс лауреатлары арасында шулай ук Казан директорлары да бар иде: Мәскәү районының М.С.Устинова исемендәге 102-нче гимназиясе җитәкчесе Ирина Проценко, КНИТУ каршындагы сәләтле балаларга химияне тирәнтен өйрәтә торган лицей-интернат җитәкчесе Лилия Ибрашева.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча барлыгы 20 катнашучы грант алачак. Алар арасында абсолют җиңүче исемен алган Яр Чаллының 26-нчы номерлы гимназиясе директоры Андрей Сальников та бар иде.
«Иң яхшы мәктәп директоры» грантын алу өчен уздырыла торган республика конкурсы республикада 2012 елдан бирле үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Аның төп максаты - белем бирү учреждениеләре директорларының эш нәтиҗәлелеген арттыру.