Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2019, 10:45

Казанлылар энергетика өлкәсендәге IT-хакатоны җиңүчеләре булдылар

Призерлар үз проектларын 12-нче апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «ТЭФ-2019» конференциясендә яклаячаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Казан гаилә пары EnergyHack IT-хакатоны җиңүчесе булды. Бәйгедә катнашучыларга кыска вакыт эчендә электр челтәрләренә тоташтыру хезмәтләрен башкаручыларны эзләү һәм сайлау өчен онлайн-мәйданчык эшләргә кирәк иде.

Энергетика өлкәсендәге хакатон Татарстан башкаласында узды һәм Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Самара һәм Ульяновсктан 60-тан артык яшь белгечне берләштерде. Финалга аларның 11-е генә узды. Конкурс шартлары буенча, команда тарафыннан эшләнгән эшләнмә челтәр компанияләрендә кулланыла торган программалы тәэмин ителеш белән интеграцияләнергә, шулай ук әлеге тармактагы законнарны исәпкә алырга тиеш иде. Бәйгенең призлар фонды 350 мең сумны тәшкил итте.

Нәтиҗәдә, беренче урынны Казан EnergyCrew командасы алды, ул иң төгәл һәм җиренә җиткереп эшләнгән продукт тәкъдим итте. Икенче урында – самаралылар – Frontguys, өченчедә – Яр Чаллы вәкилләре - Umplace.

EnergyHack хакатоны җиңүчеләре һәм призерлары үз проектларын бүген, 12-нче апрельдә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә энергетика, энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау буенча «ТЭФ-2019» конференциясе кысаларында яклаячаклар, дип хәбәр ителә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында.

Барлык яңалыклар

Казанлылар энергетика өлкәсендәге IT-хакатоны җиңүчеләре булдылар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Казан гаилә пары EnergyHack IT-хакатоны җиңүчесе булды. Бәйгедә катнашучыларга кыска вакыт эчендә электр челтәрләренә тоташтыру хезмәтләрен башкаручыларны эзләү һәм сайлау өчен онлайн-мәйданчык эшләргә кирәк иде. </p> <p> Энергетика өлкәсендәге хакатон Татарстан башкаласында узды һәм Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Самара һәм Ульяновсктан 60-тан артык яшь белгечне берләштерде. Финалга аларның 11-е генә узды. Конкурс шартлары буенча, команда тарафыннан эшләнгән эшләнмә челтәр компанияләрендә кулланыла торган программалы тәэмин ителеш белән интеграцияләнергә, шулай ук әлеге тармактагы законнарны исәпкә алырга тиеш иде. Бәйгенең призлар фонды 350 мең сумны тәшкил итте. </p> <p> Нәтиҗәдә, беренче урынны Казан EnergyCrew командасы алды, ул иң төгәл һәм җиренә җиткереп эшләнгән продукт тәкъдим итте. Икенче урында – самаралылар – Frontguys, өченчедә – Яр Чаллы вәкилләре - Umplace. </p> <p> EnergyHack хакатоны җиңүчеләре һәм призерлары үз проектларын бүген, 12-нче апрельдә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә энергетика, энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау буенча «ТЭФ-2019» конференциясе кысаларында яклаячаклар, дип хәбәр ителә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында. </p>