Казанда яшәүче катнашучылар «Россиянең Ел директоры» һәм «Ел укытучысы – 2024» конкурслары лауреатлары булды. Ярышларның нәтиҗәләрен кичә игълан иттеләр, дип хәбәр иттеләр шәһәр мәгариф идарәсендә.
Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясе җитәкчесе
Эльвира Наумова Россиянең иң яхшы утыз мәктәп директоры исемлегенә керде. Калугада конкурска йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ярышларда 700 дән артык кеше катнашты. Финал сынаулары илнең 22 төбәгеннән белгечләрне берләштерде.
«Ел укытучысы – 2024» конкурсының йомгаклау этабында Совет районының 108 нче мәктәбенең физика укытучысы
Радик Хәбировка махсус бүләк бирелде. Ул Е.М.Примаков исемендәге гимназиядә стажировка узу бәхетенә иреште. Әлеге гимназия – илнең иң эре гуманитар берләшмәсе. Конкурс нәтиҗәләрен Саратовта игълан иттеләр. Элегрәк хәбәр
булганча , конкурсның йомгаклау этабы 22 сентябрьдә старт алды, анда 90 кеше катнашты.
Исегезгә төшерәбез, сентябрь аенда Казан укытучылары «Туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында иң яхшы катнашучылар арасына
керде . ТР башкаласында илнең 79 төбәгеннән һәм Россия халыкларының 37 теленнән вәкилләр җыелды. Казанның 19 нчы гимназиясенең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова икенче урынны яулады, ә 346 нчы балалар бакчасыннан Эльвира Солтанова иң яхшы 5 тәрбияче исемлегенә керде.