В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Динамо» республика олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре ярышларның иң яхшы уенчылары арасына да керде
Фото: ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче август). Казанның «Динамо» республика олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре 12-14 яшьлек балалар арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия беренчелеге чемпионнары булдылар. Уенчыларга һәм тренерларга җиңү кубогы, алтын медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Көмеш медальне Екатеринбургтан 18 нче номерлы олимпия резервы спорт мәктәбе командасы яулады, ә бронзаны Мәскәү өлкәсе җыелма командасы алды.
Шулай ук «Динамо» капкачысы Айрат Абдуллин иң яхшы хоккейчылар арасында булды, ә беренчелекнең иң яхшы уенчысы дип казанлы Егор Филимонов танылды, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.