В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр автобусларда, троллейбусларда, трамвайларда һәм метрода 112,6 млн тапкыр йөргән
Фото: Денис Гордийко
Иң күп пассажирларны – 76,3 млн кешене – автобуслар йөрткән. Ул узган елның гыйнвар-июль күрсәткечләре белән чагыштырганда 4% ка арткан (73,5 млн).
Шул ук вакытта пассажирлар күләменең иң югары үсеше – 18,7% ка – троллейбуслар арасында булган, алар 2022 елда 10,4 млн кеше йөрткән булса, бу елда 12,3 млн кешене ташыган.
Метрополитен 16,3 млн пассажирга (+16,1%) хезмәт күрсәтте, трамвайлар 7,7 млн (+12,1%) кешене ташыды, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.