В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресен үткәрделәр.
Фото: Казанның парклар һәм скверлары дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы август). Казанның «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда «Батыр батл» – мастер-класс һәм татар биюе буенча бию батлы узды. Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте.
«Батыр батл»ны Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Владислав Уткин һәм Данил Исхаков үткәрде. Чара җанлы музыка астында узды: артистларга баянчы Газинур Равилов һәм битмейкер, диджей Malsi Music булышты.
Чара перформанс белән башланып китте – балет артистлары татар биюе буенча батлда көч сынашты. Шуннан соң казанлылар үзләренә ошаган артист өчен тавыш бирде. Владислав Уткин өчен тавыш бирүчеләр аның командасына кушылдылар, ә Данил Исхаковны бәяләүчеләр аның командасының тулы хокуклы биючеләре булды.
«Әлеге мастер-класс төрле яшьтәге кешеләр өчен туры килә. Безнең төп бурыч –балаларыбызга ата-бабаларыбыздан күчеп килгән гореф-гадәтләрне, бию хәрәкәтен җиткерү», – дип ассызыклады Владислав Уткин.
Мастер-класста катнашучылар «борма», «чалыштыру», «өчпочмак», «кадак кагу» кебек татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнделәр. Балалар да, өлкәннәр дә үзара ике командада ярышты, үз осталыкларын күрсәттеләр. Мастер-класс күмәк бию белән тәмамланды.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары биюгә бик теләп кушылдылар. «Бу егетләрнең биюен сокланып күзәттем, алар чын егетләр кебек биеделәр. Без әлеге мастер-классны түземсезлек белән көттек һәм үзебез дә анда бик теләп катнаштык. Мондый чаралар күбрәк булсын иде, чөнки бу һәркемгә дә кызык», – дип билгеләп үтте мастер-класста катнашучы Татьяна.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге спорт һәм иҗат дәресләре сериясе 2021 елда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында старт алды. Узган ел 14 мастер-класс үткәрелде. Быел «Ярмәк вагы», чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, «Зәлидә» бию-музыкаль уены буенча дәресләр үткәрелде. Татар биюе буенча дәрес 30 нчы августта та узачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә, ТР Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә. Дәресләр июнь-сентябрь айларында планлаштырылды. Тулырак җәдвәлне Telegram-каналда күзәтеп барырга мөмкин.