Капкачлар, теш щеткалары, макулатура эшкәртүгә җибәреләчәк
Фото: vk.com/ecologickzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы октябрь). «Яшел система» экологик бәйрәменә 650 казанлы кушылды. Алар 560 килограмм икенчел чимал җыя алганнар.
Исегезгә төшерәбез, экобәйрәм 22 нче октябрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узды. Мәйданчыкта кунаклар кием, китаплар һәм уенчыклар белән алмаштылар, шоперларга рәсем төшерү буенча мастер-класста катнаштылар һәм экологик мода турында лекция тыңладылар. Балалар өчен интерактив дәрес һәм уеннар оештырылды, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәренең «Экологично» төркемендә.