В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ләйлә Фазлыева белән Илсур Һадиуллин башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру турында сөйләячәкләр.
Фото: Марат Мугинов
Исегезгә төшерәбез, башлангыч сыйныф укучыларын - 1-4 сыйныф укучыларын - бушлай кайнар туклану белән тәэмин итүне Россия Президенты Владимир Путин йөкләде. Казанда яңа уку елыннан барлык башлангыч сыйныф укучылары да бушлай туклана башлады - бу 72 мең бала.
Турыдан-туры элемтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр булачак. Сорауларны түбәндәге электрон почта аша: op.rt@tatar.ru, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча җибәрергә була. Республика халкы турыдан-туры элемтә барышында спикерларга +7(800)350-44-72 телефоны буенча шалтыратып мөрәҗәгать итә алачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.