В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспертлар булып Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева торачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Бүген Instagramның туры эфирында ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева СOVID-19га каршы вакцинация турында фикер алышачак һәм татарстанлыларның актуаль сорауларына җавап бирәчәк.
Эфир COVID-19 таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабының һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында узачак
Онлайн-трансляция 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Эфир чакырылган экспертлар катнашында вакцинация темасы буенча атна саен турыдан-туры трансляцияләр сериясенә старт бирәчәк.