Туры эфир ТР оператив штабы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). 28-нче апрельдә коронавирустан вакцинациягә багышланган туры эфир узачак. Халыкның сорауларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк.
Эфирның темасы – «Дистанцияле ял: эпидемиолог киңәшләре». Республика һәм аның башкаласы халкы коронавирус прививкасыннан соң антитәнчекләрнең ничек озак саклануын, май бәйрәмнәрендә ничек куркынычсыз ял итү, иммунизация өчен нинди вакциналар билгеле булуын һәм башка бик күп нәрсәләрне белә алачак.
Туры эфир COVID-19 таралуга каршы ТР оператив штабы аккаунтында һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтында узачак. Трансляция 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.