Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков гражданнарны кабул итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). 7 ноябрьдә Казанда медицина ярдәменең сыйфаты, шулай ук бу өлкәдә җинаятьләрне тикшерү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Кызыксындырган сорауларга җавапларны казанлылар Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков уздырган очрашуда ала алачак.
Бәлигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кабул итүгә 29 октябрьгә кадәр (843) 221-74-14 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Гражданнарны 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә кабул итәчәкләр (Большая Красная ур., 39), дип хәбәр итә Россия Тикшерү идарәсенең ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.