В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6-нчы ноябрьгә кадәр Татарстанда махсус кайнар линия эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). Татарстанда җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм аның яраклылык сроклары буенча кайнар линия эшли башлады.
Республика һәм аның башкаласы халкының сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.
Кайнар линия 6-нчы ноябрь 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон буенча эшләячәк: (843) 273-34-85, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе.