В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый кредитлар буенча еллык ставка 9% тан артмаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июнь). Россия Хөкүмәте пилот режимында шәхси торак йортларны төзүгә, профессиональ төзүчеләр белән подряд шартнамәсен рәсмиләштермичә, ташламалы ипотека программасын башлап җибәрә.
Мондый кредитлар буенча ташламалы еллык ставка 9% тан артмаячак. Татарстанда займның максималь күләме 6 млн сум тәшкил итәчәк.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстанда узган ел 117 меңнән артык ипотека теркәлгән, аларның 10 меңнән артыгы – торак йортларга, 35 меңе – җир кишәрлекләренә. Агымдагы елның дүрт аенда җир кишәрлекләренә һәм торак йортларга 17 меңгә якын ипотека килешүе төзелгән. Ташламалы яңа ипотека программасын эшләтеп җибәрү күп кенә татарстанлыларга үзләренең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәтендә.