Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2022, 12:36

Казанлылар татар телен «вируслы» видеороликлар ярдәмендә өйрәнә алачак

Алар кафеда, поликлиникаларда, транспортта һәм башка җәмәгать урыннарында җиңел аралашырга булышачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь, Юлия Летникова). Казанлылар татар телен «вируслы» видеороликлар ярдәмендә өйрәнә алачак. Бүген 20 роликны Казан Мэриясенең социаль челтәрләрендә һәм YouTubeта  урнаштырачаклар. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә, роликлар кафе, поликлиника, аэропорт, театрларда, туганнар, үтеп баручылар белән төрле тормыш ситуацияләрендә аралашырга ярдәм итәчәк.

Шулай ук Казан Мэриясе хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать транспорты өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар телен өйрәнү курслары дәвам итә. Дәресләр махсус эшләнгән методик программа буенча уза. Курсны уңышлы узган тыңлаучылар таныклыклар алачаклар.

Г.Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, 11 нче ноябрьдә шәһәрлеләр татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә кушыла алачак. Проект Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла һәм инде Татарстанда, башка төбәкләрдә, шулай ук башка илләрдә традициягә әверелде.

Моннан тыш, Казанда тарихи-мәдәни аудиогидлы 12 автобус йөри, ул шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә сөйли. Язмаларны 2, 6, 90, 91 нче номерлы маршрутларда (һәр маршрутта 3 әр автобус) тыңларга була, күчмә состав тематик бизәлгән. Пассажирлар микрорайоннар, бистәләр тарихы, атаклы кешеләр, урамнарның исемнәре, уникаль урыннар, парклар, һәйкәлләр, тарихи биналар турында белә ала.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 31.10.2022
Видеорепортаж
31.10.2022 13:10
Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар старт ала
Барлык яңалыклар