Анкеталау 8-нче сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә уздырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). Казанлылар үзләренең теләкләрен «Безнең ишегалды» өч еллык республика программасы буенча җиткерә ала – анкеталау 8-нче сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә уздырылачак. Искәртеп узабыз, якын арада Татарстан башкаласында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау һәм 15-нче Кулагин округы буенча Казан шәһәр Думасы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.
Сайлаулар көнендә казанлылар яңа программа буенча беренче тапкыр үз фикерләрен белдерә ала. Анкеталар һәр фатирга аерым биреләчәк, аларны шулай ук сайлау участокларында да алырга мөмкин булачак.
Ишегалларын төзекләндерү буенча өч еллык программа Татарстанда 2020 елдан башлана. «Безнең ишегалды» проекты кысаларында өч ел дәвамында барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу максатларга 50 млрд. сум тирәсе акча каралган.