В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15-нче мартта Татарстан Милли музеенда «Кремль урамында яз» дигән социаль акция узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). 15-нче мартта Татарстан Милли музеенда «Кремль урамында яз» дигән социаль акция узачак. Акциягә килүчеләр үзләренә йорт хайванын табып кына калмаячак, ә хәйрия ярминкәсендә катнашып, сукбай хайваннар приютына да ярдәм итә алачаклар.
Күргәзмәдә казанлыларны шәһәр урамнарында коткарылган 40 песи белән очрашу көтә. Алар барысы да ветеринария процедураларын узган, бернинди чир белән дә авырмыйлар. Моннан тыш, барлык хайваннар да кулга ияләшкәннәр һәм башка хайваннар белән яшәү тәҗрибәсенә ияләр.
Акциядә хайваннарның кураторлары һәм ветеринария табиблары катнашачак, алар, килүчеләргә консультация биреп, мәчеләрне тоту һәм карау кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр.
Шулай ук приютта песиләрне тотуга, приют карамагындагылар өчен азык һәм уенчыклар җыюга юнәлдереләчәк хәйрия ярминкәсе дә үткәрү планлаштырылган. Моннан тыш, барлык теләүчеләр өчен фотозона, букинистик бүлек, хна белән язу һәм аквагрим төшерү өчен мәйданчыклар оештырылачак.
Акция «Өйгә юл» проекты кысаларында үткәрелә, 5 ел тормышка ашырылуы дәвамында 200-дән артык мәче үзенең яңа йортын тапкан, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
Күргәзмә 11.00-дән 16.00-гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Кремль ур., 2. Тулырак мәгълүматны социаль челтәрләрдән белергә мөмкин.