В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәйрия ярминкәсе өч көн дәвамында шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә узачак.
Фото: Альпари хәйрия фонды
Ярминкәдә килүчеләргә сатып алу өчен бизәнү әйберләре, бәйләнгән җылы әйберләр, уенчыклар, йорт һәм хуҗалык өчен файдалы аксессуарлар, тәм-томнар, сабын, шәмнәр һәм башка әйберләрне тәкъдим итәчәкләр.
Җыелган барлык акчалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга һәм социаль учреждениеләрдән булган балаларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фонды.
Ярминкә өч көн дәвамында 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Ибраһимов проспекты, 56, икенче кат.