Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.12.2018, 18:00

Казанлылар Яңа елны "Черек күл" паркында һәм Казан янында каршы алачак

Шәһәр паркларын һәм скверларын "йолдызлы күк", 6 метрлы кәндил һәм меңләгән гирлянда бизәячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Казан парклары һәм скверлары Яңа елга "Паркларда кыш" чаралары программасы кысаларында бизи башладылар инде. Быел бәйрәмчә бизәлеш 11 иҗтимагый киңлектә барлыкка киләчәк: Горький ис. паркта, "Черек күл", "Наратлык", "Крылья Советов", "Калейдоскоп", "Континент" паркларында, Горки-Әмәт урманында, Аксенов ис. скверда, "Дәрвишләр" скверларында, Фучик урамындагы бульварда һәм "Казан" гаилә үзәге территориясендә. Биредә ут консольләре, гирляндалар һәм арт-объектлар, ә 6 парк территориясендә бәйрәм чыршылары урнаштырылачак. Иң зурысы "Черек күл" паркында урнаштырачаклар – аның биеклеге 12 метр тирәсе булачак.

Горький ис. парк быел Европа Яңа елы стилендә бизәләчәк: биредә 10 метрлы яңа ел чыршысы һәм "Раштуа фонарьлары" һәм "Йолдызлы күк" арт-объектлары урнаштырылачак, агачларны бизәячәк, тюбинглар прокаты белән кышкы тау төзеләчәк, чыршы янында өстәмә кафе ачылачак. Шулай ук 21 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр паркта кайнар эчемлекләр һәм Яңа ел сувенирлары белән Раштуа ярминкәсе узачак.

"Черек күл" паркында казанлылар һәм шәһәр кунаклары яратып өлгергән арт-объект – 6 метрлы люстра, күпсанлы гирляндалар һәм иллюминация урнаштырылачак. Үзенә тартып тору үзәге булып, элеккечә, 6 мең квадрат метр мәйданлы шугалак тора, ул техник режимда ачылган инде. Шугалакны ачу тантанасы 14 декабрьдә 18.00 сәгатьтә булачак. Кунакларны махсус күңел ачу программасы көтә. Уңайлы булсын өчен, прокат пунктында "Даваника" кафесы эшли, анда кайнар аш, камыр ризыклары, десерт һәм чәй сатып алырга мөмкин. Ә 20 декабрьдән үзәк перголада тагын бер туклану пункты ачылачак.

Горки-Әмәт урманында урман халкы сурәтләнгән ут консольлары, чыршылар һәм тузганаклар рәвешендәге арт-объектлар, шулай ук 2019 елгы саннар пәйда булачак. Киләсе атнада паркта CUBE контейнер үзәге янында балалар өчен бөтенсезонлы тау ачылачак. Ул карагачтан эшләнгән һәм тышкы яктан урманнан килгән төлкене хәтерләтә. Паркта шулай ук чаңгы прокаты буенча ике пункт эшли, тиздән прокатта тюбингларида пәйда булачак.

"Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта боз шәһәре һәм үзәк чыршы урнаштырылачак: биредә һәм "Черек күл" паркында яңа, 2019 елны каршы алырга мөмкин булачак.

Район парклары да игътибардан читтә калмаячак. Мәсәлән, "Крылья Советов" паркында кабырчык-сәхнәне бәйрәм концертларын үткәрү өчен яктыртачаклар, ә "Казан вертолет заводы" паркының дуслары зур чыршы куячак. "Наратлык" паркында шугалак, тимераяклар прокаты һәм кайнар эчемлекләр белән яңа ел ярминкәсе эшли башлаячак, паркка килүчеләрне яңа ел чыршысы шатландырачак.

Бәйрәмчә бизәлеш башка паркларда да барлыкка киләчәк: Фучик урамындагы яңа бульварда керү төркеменә чыршы куелачак, "Континент" паркында чыршы куелачак һәм "Кошлар" арт-объектлары барлыкка киләчәк, "Калейдоскоп" паркында төсле гирляндалар шулай ук чыршыда да пәйда булачак, Аксенов ис. скверда яңа ел кәефен белт-лайт булдырачак. Дәрвишләр бистәсе скверында чыршы куелачак һәм иҗтимагый киңлекне яңа ел гирляндалары белән бизәячәкләр, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Барлык яңалыклар