Барлык кунаклар өчен бәйрәм концертлары оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Инде бүген үк Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен зур бәйрәм оештырылачак. Ачык һавада – «Черек күл» паркында һәм Касә янындагы шәһәрнең үзәк чыршысында Россия Президенты һәм Татарстан Президентының яңа ел мөрәҗәгатьләрен карарга, бәйрәм тылсымын якын кешеләр белән уртаклашырга һәм биергә мөмкин булачак. Бәйрәм күңел ачулары вакытында концерт программасы оештырылачак, ул иртәнге 3 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
«Казан» гаилә үзәге сәхнәсендә бәйрәм рухын «Хитобой» һәм «Веселые Волгари» тудырачак, алар яңа ел шлягерларын һәм популяр көйләрне башкарачак. Шулай ук Яңа елны каршы алырга һәм тимераякта шуарга «Черек күл» паркында мөмкин булачак. Тимераяклар прокаты 2:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Яңа ел бәйрәмнәрендә нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкин булуы турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин.