Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2021, 14:22

Казанлылар сәүдә үзәкләрендә 10 октябрьгә кадәр вакцинацияләнә ала

Аннары мобиль пунктлар кабат прививкага килгән кешеләрне генә кабул итәчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). 10-нчы октябрьгә кадәр Казанның сәүдә үзәкләрендә гриппка һәм COVID-19-га каршы прививканы барлык теләүчеләр ясата ала. Аннары бу мобиль пунктлар 6 ай элек коронавирустан прививка ясаткан гражданнарны кабат вакцинацияләү белән генә шөгыльләнәчәк. Сәүдә үзәгендә вакциналаштыру пунктына аерым керү өлеше оештырылган очракта, ул барлык теләүчеләр өчен дә эшен дәвам итәчәк. Үзгәрешләр өстәмә ковидка каршы чаралар кертелү белән бәйле.

Хәзерге вакытта «Южный» (Җиңү Проспекты, 91), «Мега» (Җиңү Проспекты, 141) һәм «Парк Хаус» (Ямашев проспекты, 46) сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә гриппка һәм COVID-19-га каршы вакцинация ясарга мөмкин. Элеккеге кебек үк, казанлыларны 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр кабул итәләр.

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә (Ершов урамы, 57а) дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылов урамы, 2а) дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Академик Королев урамы, 47) дүшәмбедән шимбәгә кадәр 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр прививка ясатырга була.

Шулай ук вакцинацияне «Сбербанк»та (Пушкин урамы, 4) дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр узарга мөмкин.

Моннан тыш, вакцинацияне узарга теләүчеләрне яшәү урыны буенча поликлиникаларда учреждениеләрнең эш сәгатьләрендә кабул итәләр.

Республикада барлыгы 163 вакцинация пункты эшли, шул исәптән стационар һәм мобиль бригадалар. Кирәк булган очракта аларның саны арттырылачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар