В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кометаларның иң көчле хәрәкәт пигы 12 августка туры киләчәк
Киләсе атнада казанлылар планеталарның Ай белән якынаюын күзәтә алачак. Марс Җир иярчененә 30 июльдә якынлаша, ә 31 июльдән 1 августка каршы төндә төнге яктырткыч янында Юпитер пәйда булачак.
«Бу планеталар бу вакытта гына күк гөмбәзендә күренә дигәнне аңлатмый, бары тик бу вакытта һәвәскәрләр аларны шактый җиңел күзәтә алачак – коралланмаган күз белән», – дип сөйләде Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, КФУ физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев.
Ике эре метеор ташкыны – Көньяк Дельта-Аквариды һәм Персеидлар – инде башланган. Әмма Персеиданың иң куәтле «йолдызлы яңгыр»ын шәһәр халкы төнге күктә 12 августта күрәчәк, дип уртаклашты астроном.
«12 августта бу ташкынның максимумы булачак – якынча 60 кисәкчек. Свифта-Таттл кометаларының Кояш тирәли хәрәкәте вакыты – 135 ел, һәм соңгы тапкыр ул Җир һәм Кояшка 1992 елда якын иде. Ул вакытта шактый интенсив агым күзәтелде – 300-400 кисәкчеккә кадәр», – диде Юрий Нефедьев.
Йолдызлыкларның тизлеге төннең икенче яртысында югарырак, шуңа күрә төнге күк йөзен күзәтүнең иң яхшы вакыты – 23: 00 дән соң. Юрий Нефедьев шулай ук оптик җайланмалар кулланудан качарга киңәш итте.
«Күз бөтен күкне сканировать итә, ә метеор ташкыны теләсә кайсы ноктада һәм теләсә кайсы вакытта башланырга мөмкин» – дип аңлатты КФУның мәгълүмат сәясәте буенча департаментына астроном.