В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә өстәмә рәвештә киптерелгән органик калдыклар, чиста чүпрәк-чапрак һәм кул эшләре өчен предметлар да кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Якшәмбе, 21-нче июльдә, Казанның Урицкий паркында икенчел чимал кабул итү мобиль пункты эшләячәк. Моннан тыш биредә өстәмә рәвештә киптерелгән органик калдыклар, чиста чүпрәк-чапрак һәм кул эшләре өчен предметлар кабул ителәчәк.
Активистлар, гадәттәгечә, макулатура, «1», «2», «4» тамгасы салынган пластик шешәләрне, канистрлар, контейнерлар һәм «5» тамгасы булган пластик эшләнмәләрне, «1», «2», «4», «5», «6», «7» тамгасы булган йомшак пластикларны, алюминий һәм калай банкларны, шулай ук башка металл эшләнмәләрне, «Тетра пак» төргәкләрен, «Дой-пак» төргәкләрен, CD-дисклар һәм аларның тартмаларын, пластик карталарны, теш щеткаларын, касса тасмалары савытларын, яхшы кием-салымны, аяк киемен, сумкалар, ватык пластик уенчыклар, ноутбуклардан аккумуляторлар, вак эшли торган һәм эшләми торган техниканы кабул итәчәкләр. Моннан тыш, биредә «Уку өчен компьютерлар бүләк итәбез» проекты өчен компьюетрлар/ноутбуклар һәм аларның комплектларына кергән җиһазларны, «Велодобро» проекты өчен ватык велосипедларны, «Хурма» проекты өчен җепләр, тукымалар, кулчатыр, ванна өчен чаршаулар һәм экосумкалар тегү өчен джинсалар, «Волшебные крышечки» акциясе өчен шешә капкачлары кабул ителәчәк.
Моннан тыш, бу юлы мобиль пунктта өстәмә рәвештә киптерелгән органик калдыклар кабул ителәчәк: симәнке кабыгы, чикләвек кабыклары, киптерелгән кабыклар һәм яшелчә-җиләк-җимеш калдыклары, чиста чүпрәк-чапраклар – киелгән кием-салым, урын-җир япмалары, сөлгеләр һәм тукыма кисәкләре, шулай ук кул эшләре өчен кирәк-яраклар.
Оештыручылар икенчел чимал тапшыру алдыннан кабул ителә торган һәм кабул ителми торган калдыклар исемлеген өстәмә рәвештә тикшерергә киңәш итә. «Мәскәү» мәдәният үзәге артындагы мәйданчыкта урнашкан мобиль пункт (Урицкий паркындагы «Рита в ритме» кафесы ягыннан) 21-нче июль көнне 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә.