Экологик акция 24-нче ноябрьдә шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). 24-нче ноябрьдә Казанда эшкәртү өчен икенчел чимал һәм кием-салым җыю узачак. Казанлылар кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны икенчел чималны кабул итү мобиль пунктына тапшыра ала. Экологик акция шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә үткәрелә.
Активистлар макулатура (тартмалар, китаплар, журналлар, газеталар һ. б.), пластик шешәләр, контейнерлар һәм «1», «2», «4» һәм өчпочмакта «5» маркировкалы башка пластик эшләнмәләрне, cd-дисклар һәм алардан бушаган тартмалар, пластик карталар, теш щеткалары, касса тасмаларыннан калган втулкалар, юылган чиста кием-салым, аяк киеме, сумкалар, эшкәртүгә пластик уенчыклар, ноутбуклардан аккумуляторлар, вак гамәлдәге һәм эшкә яраксыз техника (күп дигәндә электр чәйнәге зурлыгында), шикәр, оннан бушаган полипропилен капчыклар, курчаклар, акция өчен капкачлар кабул итәчәк.
Мобиль пунктка катыргы күкәй савытлары, кабат куллануга пыяла банкалар, «Велоигелек» проекты өчен ватылган велосипедлар, йон, тукыма, кулчатырлар, экосумкалар тегү өчен пәрдәләр һәм джинсалар, брошюратор өчен пружиналар, орхидия тоттыру җайланмалары, хайваннар приюты өчен юрган һәм матрацлар, китаплар кабул итү туктатылган.
Акциягә кушылырга теләүчеләрне икенчел чималны әзерләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнергә, шулай ук эшкәртүгә нәрсәне тапшырырга мөмкин, ә нәрсәне ярамый икәнлеген карарга чакыралар.
Акция 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Җиңү Проспекты, 141, дип хәбәр итә оештыручылар.