Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.07.2024, 10:45

Казанлылар икенчел чималны Миллениум күпере астында эшкәртүгә тапшыра алачак

Акциядә катнашучылар өчен машина кую урыны бушлай булачак

Миллениум күпере астында 28 нче июльдә икенчел чимал кабул итү мобиль пункты эшләячәк. Акциядә катнашучылар өчен парковкага керү бушлай булачак, моның өчен теркәлергә кирәк.

Акция 10:00 нан 12:00 сәгатькә кадәр узачак. Бу вакытта «ЭкоЛогично» проекты волонтерлары пластик, металл, техника, фольга, кәгазь һәм икенчел чималның башка төрләрен эшкәртүгә кабул итәчәк. Тулы исемлек сылтама буенча бастырылган.

Чарада кием-салымны һәм аяк киемен яхшы хәлдә, иске чүпрәк-тукымалар, су сөзгечләре, видео-һәм аудиокассеталар, батареялар, лампалар, градус үлчәгечләр һәм дарулар тапшырырга ярамый.

Теләге булган һәркем алмашу базарында (фримаркетта) китаплар, кәнсә товарлары, савыт-саба, чәчәк савытлары һәм башка әйберләр белән уртаклаша алачак.

Шәһәр халкын Миллениум күпере астындагы машина кую урынының дүртенче аралыгында көтәчәкләр.

Оештыручылар икенчел чимал кабул итү мобиль пунктының 2024 ел ахырына кадәр айның һәр соңгы якшәмбесендә эшләячәген искәрттеләр.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 30 нчы июньдә узган акциядә казанлылар 1530 кг икенчел чимал эшкәртүгә тапшырган. Икенчел чимал кабул итү мобиль пунктына 315 кеше килгән.

Көн саен икенчел чималны эшкәртүгә «Җыю ноктасы» пунктында тапшырырга була, ул 7:00 дән 19:00 га кадәр эшли. Мәйданчыкта 39 төр икенчел чимал кабул итәләр.
Барлык яңалыклар