Проектка теләге булган башка кешеләр дә кушыла алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Казан студентлары, «ЭкоМөһим!» проектына кушылып, батареяларны эшкәртүгә тапшыра һәм китаплар алмаша алачак. Махсус моның өчен шәһәрнең берничә югары уку йортында китаплар өчен стеллажлар һәм батареяләр өчен контейнерлар урнаштырганнар.
Китаплар һәм батареяләр җыю пунктлары Казан кооператив институтында (Ершов ур., 58, Даурия ур., 32а), «ТИСБИ» идарә университетында (Горький ур., 29/19, Маяковский ур., 22) оештырылган инде. Киләсе атнада аларны В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация институтында (Т.Гыйззәт ур., 7/17, М.Гафури ур., 71, Островский ур., 67) урнаштыру планлаштырыла.
Университетларда студентлар гына батареяләрны тапшыра һәм китаплар белән алыша алачак. Шулай да проектка теләге булган башка кешеләр дә кушыла ала – өстәмә җыю пункты Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлеге штабында (Кремль,18, 14-нче корпус) оештырылачак. Анда калдырылган китапларны оештыручылар университетларга тапшырачак, ә батареяларны эшкәртүгә тапшырачаклар. Экология акциясендә катнашу өчен алдан ук: +7(953)498-73-33 телефоны буенча элемтәгә керергә кирәк.
«ЭкоМөһим!» проекты казанлыларның экологик тәрбиясен формалаштыруга, республикада экологик хәлне яхшыртуга һәм укуны популярлаштыруга юнәлтелгән, дип хәбәр итә Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге.