Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2023, 13:58

Казанлылар никахларын Түбән Кабан күле буенда терки алачак

Быел тантаналарны күчмә үткәрү хезмәтеннән 15 пар файдаланган

Фото: Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь). Казанда тантаналы шартларда никахны күчмә рәвештә дәүләт теркәвенә алу өчен муниципаль мәдәни-күңел ачу учреждениеләре һәм объектлар исемлеге актуальләштерелде. 2023 елда бу хезмәттән 15 пар файдаланган. Әлеге максатлар өчен шәһәр халкы арасында иң популяр урын ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее булды.

KZN.RU порталына шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә хәбәр итүләренчә, урыннар исемлеген «Иске шәһәр» префектурасы территориясе тулыландырган. Шулай итеп, парның теләге буенча никахны тантаналы теркәүне Иске Татар бистәсендә, ягъни Түбән Кабан күле яр буенда, Юныс мәйданында, Зәйни Солтан урамындагы скверда үткәрергә мөмкиннәр.

Шәһәрлеләр никахлашырга мөмкин булган урыннар исемлегеннән элеккеге «Казан» милли мәдәни үзәге (хәзерге Татарстан Милли китапханәсе) чыгарылды, чөнки объект муниципаль түгел, ә республика учреждениесе булып тора. Хәзер ТР Милли китапханәсе бинасында тантаналар үткәрү мөмкинлеге тикшерелә – карар ТР Мәдәният министрлыгына бәйле булачак.

Муниципаль һәм республика карарларына ярашлы, Казанда берничә тарихи мәдәни локация билгеләнгән, анда рәсми рәвештә никахны дәүләт теркәвенә алу үткәрелә. Алар арасында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее (шул исәптән аның филиаллары – Е.А.Боратынский музее, Габдулла Тукай әдәби музее), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее (шул исәптән Сандецкий утарындагы ишегалды), Казан Ратушасы, «Московский» мәдәният һәм спорт үзәге, Горький паркы һәм Горки-Әмәт урманы бар.

Күчмә чаралар үткәрү түләүле нигездә башкарыла, аның бәясе 6300 сум тәшкил итә.

Никахны дәүләт теркәвенә алу тантанасын үткәрү өчен кызыксындырган локация администрациясе белән элемтәгә керергә һәм бинаны/мәйданчыкны арендалауны оештыруның, уздыруның, бизәүнең һәм бәясенең барлык шартларын ачыкларга кирәк. Аннары килешү төзелергә тиеш. Шуннан соң Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе бүлегенә гариза бирергә, 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк. Дәүләт теркәвенә бер атна кала күчмә теркәү хезмәте өчен (6300 сум) түләү зарур. Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләре хезмәткәрләре ярдәмче хезмәтләр күрсәтмиләр (фотога һәм видеога төшерү, банкет һ.б.) һәм башка затлар мондый хезмәтләр күрсәткән өчен җаваплылык та тотмыйлар.

Барлык яңалыклар