Акция 1 декабрьдә – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә узачак
1 декабрьдә Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тестирование оештырыла. Теләгән һәркем белгеч белән киңәшләшә алачак.
Тест-мобиль Бауман урамында «Сәгать» монументы янында 13:00 тән 17:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр акцияне оештыручылар. Чара Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук Николай Ершов урамы, 65 адресы буенча СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм көрәшү буенча республика үзәгендә дә тест узарга мөмкин. Гражданнарны эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 га кадәр кабул итәләр, шимбә – 9:00 дан 14:00 кә кадәр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, җиде ай эчендә ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тестированиены Татарстанның 1,7 мең кешесе узган.