Акция бу елны соңгысы булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). 10-нчы декабрьдә Казанда яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә тест уза алачак. Тест-мобильләр шәһәрнең ике үзәк урамында эшләячәк.
Акциягә тантаналы старт «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта биреләчәк. 10:00 сәгатьтә тест-мобильләр үз нокталарына юл тотачак. Шулай итеп, бушлай һәм аноним тестлаштыру 11:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Бауман урамында (сәгать астында) һәм Петербург урамы, 1 адресы буенча узачак. Шәһәр халкына шулай ук ВИЧ йоктыруга китерергә мөмкин булган куркынычлар турында сөйләячәкләр, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр, дип хәбәр итә «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы.
Акция бу елны Казанда соңгы тапкыр узачак. Исегезгә төшерәбез, «Җиңү өчен тест» проекты ТР сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла. Проект кысаларында тестлаштыруны 6 меңнән артык кеше узган.