В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тест-мобиль Горький паркында һәм Бауман урамында эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Казанда яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә түләүсез аноним тест үтә алачаклар. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен социаль хезмәткәр һәм психолог консультациясе оештырылачак.
13 нче октябрьдә тест-мобиль – Горький паркында «Хезмәт резервлары» стадионы каршында, ә 14 нче октябрьдә Бауман урамында сәгать янында эшләячәк. Тестны 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр үтәргә мөмкин, дип хәбәр итә «Җиңү өчен Тест. Ярдәм янәшә» проекты командасы.
Шулай ук халык өчен сәламәтлек экспресс-скринингы оештырылачак, белгечләр кан басымын, пульсны һәм кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәячәкләр.
«Җиңү өчен Тест. Ярдәм янәшә» проекты «Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла. Августтан сентябрьгә кадәр проект кысаларында илнең өч төбәгендә 39 тапкыр чыгу башкарылган.