Тест-мобиль 7-нче август көнне Г.Камал театры янында эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). 7-нче августта Казанда «Җиңү өчен тест» акциясе узачак – шәһәр халкы ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним тест уза алачак.
Тест-мобиль 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданчыкта эшләячәк. Консультантлар шәһәр халкының сорауларына җавап бирәчәк һәм ВИЧ йоктыруга китерергә мөмкин булган куркынычлар турында сөйләячәк, дип хәбәр итә «Яңа гасыр» автоном хәйриячелек коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте.
«Җиңү өчен тест» проекты Президент грантлары фонды акчаларына гамәлгә ашырыла һәм СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм көрәш буенча республика үзәге белән берлектә уздырыла.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче август көнне Бауман урамында «Тест на ВИЧ: Экспедиция 2021» акциясе узачак, анда казанлыларның экспресс-тест үтү мөмкинлеге булачак.