Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.11.2020, 12:03

Казанлылар ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним тест уза алачак

Акция 12-нче ноябрь көнне Бауман урамында узачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). Казанда яшәүчеләр ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним тест уза алачак. Акция 12-нче ноябрьдә 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Бауман урамында узачак.

«ВИЧка тест: Экспедиция» бөтенроссия акциясе 2016 елдан башлап ел саен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Быел июньнән ноябрьгә кадәр мобиль пунктлар илнең территориясе буйлап йөри һәм 45 субъектның 199 торак пунктында тукталышлар ясый. Акциядә 39 төбәкнең 195 шәһәре катнашты, ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест 21 мең 937 кеше узды.

Татарстан акциядә катнашкан 45 төбәкнең соңгысы булачак. Казан белән беррәттән Әлмәттә, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада яшәүче халыкка да тест уздыру оештырылачак, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

Акция чаралары коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның барлык чараларын үтәп үткәреләчәк. Консультантлар шәхси саклану чараларын кулланачак, шулай ук акциядә катнашучының һәркайсыннан соң тест үткәрү мобиль пунктларының барлык өслекләре дезинфекцияләнәчәк. Моннан тыш, тән температурасын үлчәү оештырылачак, ОРВИ билгеләре ачыкланган очракта, гражданнарга медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителәчәк.

Татарстан акциядә беренче тапкыр гына катнашмый – 2018 елда тестлаштыру республиканың 4 шәһәрендә узды: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә. Ул вакытта акциядә 1139 кеше катнашты.

Барлык яңалыклар