В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция нәтиҗәләре буенча халыкның грамоталылык дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингы төзеләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Диктант катнашучыларына 30 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Тестны сылтама буенча үтәргә мөмкин. Шулай ук диктантны, экспертлар җәлеп итеп, офлайн уздырачаклар, акция яңалыклары «ТКХ мәктәбе» порталында бастырыла, дип хәбәр итә ТР ТКХ өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге.
Оештыручылар диктант нәтиҗәләрен ясаячаклар һәм җиңүчеләрне 20 нче марттан 14 нче апрельгә кадәр бүләкләячәкләр. Моннан тыш, акция нәтиҗәләре буенча ТКХ өлкәсендә яшәүчеләрнең грамоталылык дәрәҗәсе буенча регионнар рейтингы төзеләчәк.
Акция «ТКХ Контроль» илкүләм иҗтимагый контроль үзәге һәм ТР ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль үзәге белән берлектә «Грамоталы кулланучы мәктәбе» федераль проекты ярдәмендә үткәрелә.