В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
3-10-нчы декабрь көннәрендә Бөтенроссия хокукый диктант узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Диктант дистанцион һәм гадәти форматларда уздырыла. Онлайн катнашу өчен 3-10-нчы декабрьдә сайтта катнашучы буларак теркәлергә, ә аннары диктант язарга кирәк.
Гадәти форматта тестлаштыру бөтен ил буйлап 6-нчы декабрьдә 12.00 сәгатьтә оештырылачак. Мәйданчыкларның исемлеге шулай ук диктант сайтында бастырылачак.
Оештыручылар Россия Конституциясе һәм законнары, мәктәп программасы материаллары, шулай ук финанс, хокукый белемнәрне бәялиячәк. Диктантны уңышлы язу һәм әзерләнү өчен, узган елгы диктантларның сорауларын һәм җавапларын карарга мөмкин.
Акциядә катнашу бушлай. Аңа йөздән артык дәүләттән кушылырга мөмкин, шул исәптән АКШ, Германия, Франция, Канада, Кытай, Финляндия һәм башкалар. Диктантны язу вакытында катнашучыларга кимендә 14 яшь булырга тиеш, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Барлык катнашучылар да тест узу турында сертификатлар алачак.
Бөтенроссия хокукый диктанты беренче тапкыр 2017 елда узды. Узган ел аны бөтен илдән 220 меңнән артык кеше язган.