В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгеч аерылышу, мал бүлү, никах контракты, әтисен билгеләү, балалар һәм алиментлар турындагы мәсьәләләр һәм башка сораулар буенча ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). 6-нчы декабрьдә казанлылар гаилә мәсьәләләре буенча юристтан бушлай консультация ала алачак. Кабул итү «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәтендә узачак.
Шәһәрлеләр гаилә-хокукый бәхәсләр буенча юрист Наталья Веретенниковага үз сорауларын бирә алачаклар. Белгеч аерылышу, мал бүлү, никах контракты, әтисен билгеләү, балалар һәм алиментлар турындагы мәсьәләләр һәм башка сораулар буенча ярдәм итәчәк.
Консультация 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Яхшы куллар» складында (Калинин ур., 3) узачак. Консультациягә язылу түбәндәге телефон аша башкарыла: (843) 236-65-61, дип хәбәр иттеләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында.