В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль прививка бригадалары көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 10-нчы сентябрьдән башлап Казанда метро станцияләре янында мобиль прививка бригадалары эшли башлаячак. Шәһәрдә яшәүчеләр «Дубравная», «Җиңү проспекты», «Тукай мәйданы», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләреннән чыгу урыннарында гриппка каршы прививкалар ясата алачаклар.
Мобиль прививка бригадалары ай дәвамында, 10-нчы октябрьгә кадәр, һәр көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 18 яшьтән өлкәнрәк булган Казанда яшәүчеләр прививка ясата алалар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе башланды, аның кысаларында республиканың якынча 2 млн кешесенә прививка ясау планлаштырыла. Татарстанның медицина оешмаларына 300 меңгә якын балалар вакцинасы һәм өлкәннәр өчен 600 меңнән артык вакцина китерелде.