В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен Кар бабай ясарга һәм аның фотосын социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
Акциядә катнашу өчен кардан, пластилиннан, камырдан, кул астындагы теләсә нинди материалдан Кар бабай әвәләргә яки аның рәсемен ясарга кирәк. Шуннан соң Кар бабай фотосын Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә #снеговик16 хештегы белән урнаштыру зарур.
Гаилә институтын ныгыту максатыннан үткәрелә торган акциягә ничә яшьтә булуларына карамастан, барлык теләүчеләр дә кушыла ала, дип хәбәр итә ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты. Тулырак мәгълүмат белән чараны үткәрү турындагы нигезләмәдә танышырга мөмкин.