Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2020, 16:25

Казанлылар Мәскәү Җиңү музеенда «Сәнгать төне»нә кушыла алачак

Программада – онлайн режимда экскурсия-викторина, видео-концерт һәм кино күрсәтү.

Фото: «Җиңү музее» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе мәгълүмат үзәге

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Быел Мәскәүдә Җиңү музее онлайн режимда «Сәнгать төне» акциясенә кушылачак. Чараларда 3-нче ноябрьдә теләге булган һәркем катнаша алачак. Программада – онлайн режимда экскурсия-викторина, видеоконцерт һәм кино күрсәтү. Казанлылар сугыш чоры сәнгате белән таныша һәм мәдәният эшлеклеләренең Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлешләрен белә алачак.

«Җиңү рәссамнары» күргәзмәсе буенча яңа онлайн экскурсия-викторинада кунакларга сугыш турында картиналар күрсәтеләчәк: фронт этюдлары, Николай Обрыньбы, Орест Верейский, Александр Богданов, Екатерина Зернова, Константин Солнцев, Борис Неменский һәм башкалар. Тамашачылар шулай ук үзләрен «Җиңүнең якты төсләре» рәсем сәнгате буенча мастер-класс вакытында рәссамнар ролендә сынап карый алачак. Дәресне рәссам Ирина Краснова үткәрәчәк.

Музейның YouTube-каналында Маймонид исемендәге Академия студентларының тынлы оркестрының видеоконцерты узачак. Яшь артистлар башкаруында танылган хәрби композицияләр яңгыраячак – «Кара төн», «Смуглянка», «Прощание славянки» һәм башкалар.

Сугышта артистларның нинди өлеш кертүләре турында «Фронт бригадалары» цифрлы күргәзмәсе сөйләячәк. Онлайн-экспозициядә музей фондыннан экспонатларның 90-нан артык фотографиясе, афишалары, картиналары һәм сурәтләре җыелган. Тамашачыларга 1941 елның җәендә чыгышларын башлаган беренче фронт бригадасының сирәк кадрларын, шулай ук Любовь Орлова, Клавдия Шульженко, Сергей Лемешев, Леонид Утесов һәм башка артистларның уникаль сурәтләрен күрсәтәчәкләр. Документлар аларның фронтта һәм госпитальләрдә концертлар ярдәмендә совет солдатларының сугышчан рухын ничек күтәрүләренә багышланган.

Кунакларны шулай ук онлайн-кинокүрсәтү көтә: тамашачыларга Анна Синицкаяның «Ржевский выступ» һәм «Ничек мин үз әбием турында кино төшердем» документаль фильмнарын күрсәтәчәкләр.

Акция 20.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Тулырак мәгълүматны музей сайтында белергә мөмкин.

Барлык яңалыклар