Дәресне балетмейстер-укытучы Мария Тимофеева үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). 29-нчы июльдә онлайн режимда мари биюләре буенча мастер-класс узачак. Дәресне укытучы-балетмейстер, Казанның Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге мөдире Мария Тимофеева үткәрәчәк.
Ул халык биюе сыйныфы буенча Палантая исемендәге Мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган. Хәзерге вакытта мариларның ТР халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни автономиясе каршында хореография укыта һәм өченче буын гражданнары өчен бию-хәрәкәт терапиясе юнәлеше буенча «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең әйдәп баручы педагогы булып тора.
Мастер-класс Татарстан халыклары дуслыгы йорты битләрендә Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә узачак. Туры эфир 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оешманың мәгълүмат үзәге.