Акция 3-нче ноябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр онлайн- һәм офлайн-форматта узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). 3-нче ноябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр бөтен дөньяда «Зур этнографик диктант» узачак. Татарстан шулай ук Халыклар Бердәмлеге көненә багышланган акциягә кушылачак. Казанлылар аны чара сайтында онлайн-форматта яза яки сигез офлайн-мәйданчыкның берсенә килә ала. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.
Аның сүзләренчә, акция халыкны үз тамырларын һәм традицияләрен өйрәнүгә этәрергә тиеш. «Сораулар әзерлексез кеше дә җавап бирә алырлык итеп төзелгән. Бу яңаны өйрәнергә һәм аңларга мәҗбүр итәргә тиеш. Диктант тест форматында узачак. 20 сорау – бу гомумфедераль өлеш, бөтен кеше өчен бер үк, тагын төбәккә караган 10 сорау, ул этнологлар һәм КФУның әйдәп баручы галимнәре тарафыннан эшләнгән», – диде Ю.Әдһәмова.
Ул шулай ук чит ил кешеләре өчен тест барлык илләр өчен бер төрле булган 30 гомумфедераль сораудан тора, дип өстәде. Диктантта катнашучылар максималь рәвештә 100 балл җыя ала. Әмма, спикерлар билгеләп үткәнчә, мондый нәтиҗәгә әле беркемнең дә ирешә алганы булмаган. Эшләр өчен барысы 45 минут вакыт бирелә.
Теләүчеләр диктантны офлайн-форматта да уза алачак. Татарстанда 45 районда 244 мәйданчык эшләячәк, шул исәптән 8 – Казанда.
Казан туризмын үстерү комитеты (Кремль урамы, 11);
Физик культура һәм спорт комитеты (Ташаяк урамы, 2а);
9-нчы номерлы гимназия (Батыршин урамы, 15);
28-нче номерлы гимназия (Достоевский урамы, 79);
37-нче номерлы гимназия (Копылов урамы, 13);
Үзәк китапханә (Вишневский урамы, 10);
167-нче номерлы мәктәп (Академик Сахаров урамы, 9).
Урыннар саны киеренке санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә чикләнгән. Акциядә катнашучыларга коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең таләпләрен үтәргә кирәк. Тулырак мәгълүматны «Зур этнографик диктант» сайтында алырга мөмкин булачак.
Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, оффлайн-мәйданчыкларда диктант язучылар онлайн-катнашучыларныкы кебек үк сорауларга җавап бирәчәк. Барлык шартлар да үтәләчәк. «Ел саен диктантны гадәттә милли мәдәни оешма җитәкчеләре яза. Аларга бу тест үз белемнәрен тикшерү өчен. Укучылар, студентлар, чит ил кешеләре кызыксына. Халыклар дуслыгы йортындагы мәйданчык берәү генә булачак, кешеләр саны чикләнгән», – диде ул.
И.Шәрипов билгеләп үткәнчә, акция халыкара булганга, катнашучыларның язу телен сайлау мөмкинлеге бар. «Бу еллар эчендә нәтиҗәләр яхшы булсын өчен, шукланып, шпаргалкалардан файдалану омтылышлары булды. Әмма күпчелек диктантны үз укымышлылыгын һәм белем дәрәҗәләрен белү өчен язалар. Кагыйдә буларак, катнашучылар моңа бик җитди карый. Алар моның ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлап киләләр», – дип уртаклашты Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, халыкның этнографик белемлелеге елдан-ел арта бара. «Бүген этнографик мәсьәләләрне өйрәнү үзлегеңнән белем алуга карый, мәктәптә аерым предмет юк. Әлбәттә, тарих, география, җәмгыять белеме, икътисад дәресләреннән торган база дәүләтнең һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең ничек төзелүен аңларга мөмкинлек бирә. Әмма системалы якын килү җитми. Шуңа күрә без дуслык һәм татулык дәресләрен үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, һәм инде 7 ел бу проектны гамәлгә ашырабыз», – диде ул.
Йомгаклап, спикерлар 2020 елда акциягә дөньяның 123 иленнән 1 млн 742 мең 661 кеше кушылды дип искә төшерде. Быел алар катнашучылар саны артуга өметләнә.