«Велодобро» проекты активистлары аларны авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга тапшырачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). 14-нче гыйнварга кадәр Казанда «Чыршы астында велодобро» хәйрия акциясе кысаларында велосипедлар җыю уза. Теләсә кайсы теләүче үзенең ватылган яки файдаланылмый яткан велосипедын кабул итү пунктларының берсенә тапшыра ала, анда проект активистлары аны ремонтлаячак, ә соңыннан авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләрдәге балаларга тапшырачак.
«Велодобро» пунктлары Борхан Шаһиди урамы, 26 («Приют» үзәге) һәм Бойничная урамы, 5 («Беренче йөгерү мәктәбе») адреслары буенча урнашкан.
Шулай ук акция кысаларында Кыш Бабайга велосипед турында хыялланган балалардан хатлар кабул ителә (ата-аналарның аларны сатып алу мөмкинлеге юк). Акциянең нечкәлекләре белән «Вконтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Велодобро» проекты Татарстанда 2018 елдан Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.